2020 елның 25 февралендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 2020 елда туган 2нче игезәк пар теркәлде. Артур һәм Руфина Шәйгардановларның күп балалы гаиләсендә ике искиткеч малайлар – Адел белән Акмал туды. Балалар 21 февральдә бер минут аерма белән дөньяга килә. Ир белән хатынның ике улы – Самир белән Тимур, кызлары – Амалия бар инде.
Беренче документларны – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентыннан котлау адресын тапшырып, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне гомерләрендәге истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр