Тронин Анатолий һәм Анна гаиләсендә өченче ул булып Вероника, Илебезнең яшь гражданны ТР сы Әгерҗе муниципаль районы бала тудыру йортында хөрмәтләделәр, аларның тууына тантаналы төстә дәүләт теркәве уздырдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Г.М. гаиләсен чын күңелдән тәбрик итте һәм бала тууының ата-ана өчен зур бәхет кенә булмыйча, олы җаваплылык та икәнен әйтеп үтте. Чөнки бала үзе өчен кирәкле һәм мөһим булган барлык нәрсәне гаиләдән ала, гаилә Россиянең нигезе һәм нәсел дәвамчысы булып тора.