Рәшит Мөхетдин улы һәм Гөлдания Исрафил кызы Мөхәммәтовлар 50 ел бергә гомер итәләр, шатлык-куанычларын уртаклашып, тормыш юлыннан кулга-кул, иңгә-иң баралар. Ирле-хатынлы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә алты оныкларын тәрбияләүдә булышалар.
Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда бу хөрмәтле кешеләр 50 ел элек беренче никахларын теркәгәндә кичергән дулкынландыргыч хисләрне кичерделәр: юбилей ияләре Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмаштылар, бер-берсен татлы чәк-чәк белән сыйладылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова юбилярларга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Теләкләргә Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, «Кукморзерноторг» ҖЧҖнең генераль директоры урынбасары Руслан Муллахмәтов, Кукмара районы Ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖе директоры Наил Гыймадиев, шулай ук Мөхәммәтовларның ишле гаиләсе дә кушылды.
– Ходай тәгалә һәр гаиләгә шулай озын һәм бәхетле гомер кичерергә насыйп итсен, – диделәр юбилей ияләре. – Безнең 50 ел уртак тормыш юлыбыз бер мизгел кебек узды. Шатлыклар да, борчулар да булды, әлбәттә, без аларны һәрвакыт уртак итеп, бер-беребезнең ышанычлы җилкәсенә таянып гомер иттек. Бәхетебезнең бөтен сере дә шунда!!!
Юбилярларның балалары һәм оныклары янәшәсендә, аларның игелеген-мәрхәмәтен тоеп, сәламәтлек белән бәхетле тормыш итүләрен телибез. Аларның һәр көне бүгенге бәйрәмдәй якты булсын.