Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 2020 елның 18 февралендә «Много деток – хорошо!» («Күп бала ул – бик мөһим!») дип исемләнгән, өч ул тәрбияләүче күп балалы аталар өчен чара узды.
Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру уңаеннан үткәрелде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова гаиләләргә рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Чара ахырында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин гаиләләрне бәйрәм белән котлады. Ул районда шундый тематик чаралар үткәрү кирәклеген билгеләп үтте, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.