Безнең районда матур традиция – бу елның беренче балалары туган гаиләләрне тантаналы рәвештә котлау традициясе ныгыды. Тантана сәбәпчеләренең символик саны ел санына туры килә – быел бу 20 сабый иде.
Әти-әниләр, бертуган апалар, әбиләр һәм бабайлар үзләренең яңа гаилә әгъзалары белән шәһәр мәдәният үзәгенә җыелдылар. Бәхетле азнакайлыларны котларга хезмәт коллективлары вәкилләре дә килгән иде. Татарстанлылар өчен истәлекле юбилей елында-Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында алар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллиннан котлаулар кабул итү хокукына ия булдылар. алар ТР Президенты һәм район башлыгы исеменнән Котлау адреслары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.