Әлмәт шәһәрендә гашыйклар көне

2020 елның 14 феврале, җомга

Изге Вәли көне яки гашыйклар Көне, иң романтик бәйрәм, дөньяның күп илләрендә 14 февральдә билгеләп үтелә - бу көнне мең ярым елдан артык кешеләр бер-берсенә мәхәббәткә таныла.

Бу көнне, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 8 пар үзләренең гаилә бердәмлеген теркәделәр. Ә агымдагы ел башыннан бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә 71 пар үзләренең йөрәкләрен кавыштырдылар.

Ранис һәм Рания Загретдиновлар гаиләсе өчен бүген үзенчәлекле көн. 14 саны  аларны гомер буе озата бара. Ранисның туган көне 14 декабрь, ә Рания 14 июль көнне туган. Туй көнен дә алар очраклы гына сайламадылар.

Кадерле яшь парлар! Без сезне тормышыгызда иң бәхетле һәм романтик көн белән котлыйбыз. Сезгәгаилә иминлеге, озын гомер, үзара аңлашу, тугрылык һәм игелек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International