Кукмараның алтын юбилярлары – Мусиннар гаиләсе

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

13 февраль көнне Кукмарада яшәүче ирле-хатынлы Зиннур һәм Сания Мусиннар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышы юбилярларын котларга район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район Ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, лаеклы ялга чыкканчы Зиннур Мусин эшләгән оешма РЭС башлыгы Рөстәм Хаматов килгәннәр иде.

Гаиләдә үзара аңлашу, хөрмәт һәм татулык хөкем сөрә. Алар ике кыз – Зөлфия һәм Лилияне тәрбияләп үстергәннәр.

– Без 1970 елның февралендә өйләнештек. Бу эш көне иде. Элек никах теркәгәннән соң өч көн ял бирелә иде. Минем хезмәт стажым 42 ел, ә Саниянеке – 39, – ди Зиннур Мусин.

Юбилярларның сүзләренә караганда, илле ел бик тиз үтеп киткән. Әмма алар хәтерендә тормышның бары тик бәхетле, якты мизгелләре генә саклана. «Сабырлык, мәхәббәт, хөрмәт – бәхетебезнең бөтен сере дә шунда», – дип елмая алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International