Урыссу бистәсендә яшәүче Зәния апа белән Миргасим абый һәм Насыйровлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар шушы көннәрдә үзләренең бриллиант туйларын уздырдылар.
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату –олы бәхет. Алар 60 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп яши беләләр. Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга карап сокланабыз.
Сез без-берегезгә булган мәхәббәтне ярты гасырдан артык саклап, яклап гомер кичергәнсез. Алдагы елларыгыз да бүгенгедәй матур булсын, тигезлектә балалар, онык-оныкчыклар куанычында гомер кичерегез, - дип Насыйровлар гаиләсен бриллиант туйлары белән Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбәдуллина һәм Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхуртдинова тәбрик иттеләр һәм район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.