Гаилә календарендә иң мөһим даталарның берсе – гаиләнең туган көне. Бу чын бәхет һәм мәхәббәт бәйрәме. Уртак тормышның 45 еллык юбилеен юкка гына сапфир туй дип атамыйлар. 45 ел бергә яшәгән ике кешенең берлеге нык булырга тиеш. Бу Менделеевск муниципаль районының Монай авыл җирлегендә яшәүче Сабановлар гаиләсе турында. Быел Александр Михайлович һәм Надежда Александровна сапфир туйларын билгеләп үттеләр.