2019 нчы елның 20 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Минкашевлар гаилəсе көмеш туйларын билгелəп үттелəр.
25 ел үткəннəн соң Данил Давлятович белəн Гөлфирə Расиховна Минкашевлар ГХАТ Идарəсе ишеклəрен янəдəн ачып керделəр.
Минкашевлар студент чакларында тулай торак аш бүлмəсендə танышалар. Һəр көннəн аларнынң аралары якыная, мөнəсəбəтлəре яхшыра бара. 25 ел бергə тормыш итүлəре гаилəгə ике бала бүлəк итə.
Бəйрəм тантанасы истəлекле хатирəлəрне искə алу кичəсенə əверелə – өч буынның җылы һəм хисле очрашуы. Бəйрəм сəбəпчелəре белəн берлектəн ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Данил Давлятовичның əти-əнисен дə 49 яшьлек тормыш бəйрəме белəн котлап үттелəр. Ә юбилярларның олы кызлары 25 нче август көнне тормыш иптəше белəн гаилə коруларына 1 ел тулуны бəйрəм итəчəк. Күп санлы котлауларга Минкашевларның сəламəтлек саклау һəм Түбəнкаманефтихим җəгыятеннəн килгəн хезмəттəшлəре дə кушылды.