2019 нчы елның 20 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе башлыгы урын басары Гөлназ Закирова гаилə дəреслəрен алып баручы укытучылар утырышында катнашты.
Гөлназ Закирова укытучыларга гаилə институтын ныгытуга юнəлгəн «Гаилə нигезлəре» дəреслəре өчен рəхмəт сүзлəрен җиткерде һəм иң актив укытучыларга Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе Мактау грамотасы һəм рəхмəт хатлары тапшырды.
Билгелəп үтергə кирəк, утырыш «Түбəн Кама муниципаль районы мəгърифəте: нəтиҗəлəр, актуаль сораулар, юнəлешлəр» муниципаль август конференциясе кысасында үтте.