Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə балага исем кушу тантанасы үтте

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 нчы елның 20 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Фасхутдиновлар гаилəсен кызлары туу белəн тəбрик иттелəр.

Олег белəн Светлана кызларына латин теленнəн «Кадерле» дип тəрҗемə ителгəн үзенчəлекле исем «Карина» дип куштылар. Барыннан күбрəк бəлəкəй кызның дөньяга килүенə абыйсы Егор сөенə.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре иң изге телəклəрен җиткереп əти-əнигə кызларының туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургалиевич Миннихановның котлау хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International