Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре «түгәрәк өстәл» форматында милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән очрашуда чыгыш ясадылар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 елның 21 августында в.г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы базасында Чистай муниципаль районының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» форматында очрашу уздырылды.

Очрашу барышында районда милли һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов Чистай муниципаль районының социаль-мәдәни үсешенә һәр милли-мәдәни автономиянең керткән өлешенә бәя бирде, шулай ук 2019 елның 8 аенда районның миграция сәясәтенә йомгак ясалды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова гражданлык хәле актларын теркәү органнарының һәм районның милли диаспораларының үзара хезмәттәшлегенә, чит ил дәүләтләре катнашында никахларны теркәү проблемаларына анализ ясады. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры Ольга Владимировна Добронравова милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау барышында гражданлык активлыгы күрсәтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International