Азнакай районында традиция буенча хезмәт ветераны, активист, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Шәрифуллина Рәсимә Мәрданша кызын хөрмәтләү тантанасы узды.
Шәрифуллиннар гаиләсе лаеклы рәвештә өч ул тәрбияләп үстергәннәр, алар әниләре юлыннан киткәннәр. Рәсимә Мәрданша кызы, иң кадерле һәм якын кешеләре белән 80 яшьлеген билгеләп үтте. «Бу җылы чара үрнәк булырлык дүрт буын туганнарын берләштерде", - дип билгеләп үтте юбилярны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов. Ул шулай ук район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Аның котлауларына ГХАТ бүлеге җитәкчесе, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфинур Хәйретдинова да кушылды.