Прокаевлар гаиләсенең алтын юбилее!

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

19 август көнне Биектау муниципаль районының Биектау авылында Прокаевлар гаиләсе зур юбилей - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.Иван Дмитриевич һәм Людмила Петровна гаилә елъязмасын 1969 елда яза башлыйлар. 1971 елда беренче балалары-кызлары Татьяна туа. Бәхетле биш елдан соң икенче кызы Елена туа.

Гаилә башлыгы «Сельхозтехника»ның Биектау район бүлегендә эшләде. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы»исеме бирелде. Людмила Петровна гомернең 46 елың мәктәпкә багышлый, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә һәм «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»исеме бирелә.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җиһаншина Н.Н. гаиләне олы бәйрәм белән котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International