2019 нчы елның 6 нчы август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Хайбуллиннар гаилəсе көмеш туйларын билгелəп үтелəр.
Нəкъ 25 ел элек кебек Рөстəм белəн Эльвира янəдəн тантаналар залына Мендельсон маршы астына керделəр. Туй көнендə кебек балдаклар белəн алыштылар һəм бер-берсен үбеп котладылар.
ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре иң изге телəклəр белəн Мактау актын һəм «Түбəн Кама» хатын кызлары иҗтимагый оешмасының котлау хатын юбилярларга тапшырдылар.