Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмəткəре үзара мөнәсәбәтләрнең сыйфатын арттыру программасы кысасында курс үтте

2019 елның 2 августы, җомга

2019 нчы елның 1 нче һәм 2 нче август көннәрендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмəткəре Румия Сахабова барлык республикадан җыелган эшче төркем составында үзара мөнәсәбәтләрнең сыйфатын арттыру программасы кысасында Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбендә курс үтте.

“Катлаулы гражданин», «Креатив уй-фикер йөртү» тренинглары барышында алынган soft skills күнекмəлəре дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать иткән гражданинар белән аралашуда аеруча файдалы.

Нәтиҗә тесты күрсәткечләренә нигезләнеп Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе директоры урынбасары КФУ Наталья Аксенова курсны үтүчеләргә квалификацияне күтәрү турында таныклак тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International