Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе башлыгы урынбасары булачак яшь əнилəргə дəрес үткəрелде

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 2-нче август көнендә ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гүзəл Сагитова Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен «сорау-җавап» рəвешендə дəрес үткәрде. Очрашу Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсендә узды.

Гүзəл Сагитова уңайлы һəм аңлашучан рəвештə дəрес аша булачак яшь əнилəрне туу турында акт теркəү тəртибе, никах теркəү һәм аталыкны билгелəү, юлда очрарга мөмкин авырлыклар белән таныштырып үтте. Популяр исемнәр, ешь очрый торган исемнәр һәм әлеге темага кагылышлы чикләмәләр тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты. Дəресне тəмамлап һәр хатын-кызга информатив китапчыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International