Очрашуда психолог Гүзәл Закирова «Гаилә кризисларының нәтиҗәле чишелеше» темасына кагылып үтте.Яшь парлар зур кызыксыну белән практик мәсьәләләрне чишүдә актив катнаштылар, бер-берсенә киңәшләр бирделәр.
Һәр сишәмбе көнне яшь парларны көтә торган иң дулкынландыргыч мизгел - ГХАТ белгечләреннән өй алдыннан әзерлек һәм инструктаж. Үзәкнең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова барлык кызыксындырган сорауларга җентекләп җавап бирде һәм сөйләде.Мавыктыргыч формада, күпьеллык эш тәҗрибәсеннән файдаланып, ул тантананың һәр мизгелен аңлатты һәм күрсәтте. Мондый әңгәмәләр булачак парларга ышаныч бирә, ә иң мөһиме, шундый дулкынландыргыч һәм җаваплы никахны теркәү көнендә курку хисе югала. Барлык теләүчеләрне «яшь гаилә мәктәбе» ндә 13 август көнне 10 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәгендә күрергә шат булачакбыз.