Әлмәт шәһәрендә 1400 бала туган

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 2 август аендаӘлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1400 бала туу турында акт теркәлде.

21 июль көнне Кашаев Салават Айдар улы һәм Гүзәл Илдар кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Сабина исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International