2019 елның 2 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600-нче парның никахын дәүләт теркәве үтте.
Никахны теркәү – гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. Ильдар һәм Эльмира Юнусовлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2019 елның 600-нче пары булдылар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә никахны теркәү үткәрделәр һәм чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парга дәүләт документы – язылышу турында таныклык тапшырылды.