2 августа көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды

2019 елның 2 августы, җомга

Пенсия фонды идарәсе начальнигы И. А. Большакова 6 анага гаилә капиталын дөрес куллануларын теләп, сертификатлар тапшырды.  ЗАГС бүлеге начальнигы Л. М. Дианова Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиулловның котлау хатын укыды hәм ата-аналарга бүләкләр тапшырды.

«Автоградбанк» өстәмә офисы начальнигы И. В. Гавчева ата-аналарга ана капиталы ярдәмендә «Автоградбанк» аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International