31 май көнне Бөгелмә муниципаль районында "Нечкәбил" XV республика конкурсы кысаларында, "Татарстан - ныклы гаилә территориясе" дигән масштаблы акция узды.
Әлеге чарада катнаштылар:
Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе;
Жуйкова Изольда Павловна – “Нечкәбил” конкурсы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, федераль Иҗтимагый совет рәисе;
Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы - РКДН җаваплы секретаре;
Ризванова Эльвера Нигъмәтҗан кызы - Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
|
Хәбибуллина Алсу Камил кызы – “Нечкәбил”конкурсы җитәкчесе урынбасары, “Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары төбәк координация советы әгъзасы; |
|
Елизарова Елена Николаевна – “Гаилә канаты астында” ТР РОО филиалы җитәкчесе. Әлеге чара шулай ук Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ һәм мәдәният бүлекләренең актив катнашында узды. |
Әлеге чараның төп бурычлары: гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызу һәм саклау, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Чара Бөгелмә районының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү белән башланып китте: Янгировлар гаиләсе, күп балалы Шинкаровлар һәм Асылгәрәевлар, Рәхимовлар, Хәсәновлар гаиләсе. Бу гаиләләр, гаилә традицияләрен саклау һәм җаваплы ата-аналар булуның ачык үрнәге булып тора.
“Нечкәбил” конкурсы нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы 8 гаилә ярымфиналда катнашу өчен сайлап алынды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы һәм “Нечкәбил” конкурсы җитәкчесе Жуйкова Изольда Павловна акциядә катнашучыларның барысына да “Ныклы гаилә”федераль проектының махсус дипломнары тапшырдылар.