2019 елның 21 маенда Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ Идарәсе баш белгече Эльвира Фазлыева Үзәк районының 53 нче урта мәктәбенең 8-10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә законнары мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде.
Балалар ГХАТ органнары эше, гражданлык хәле актларын төзү өчен кирәкле документлар, тууны дәүләт теркәве, никах төзү һәм өзү тәртибе, дәүләт хезмәтләре Порталы һәм МФЦ органнары аша электрон рәвештә хезмәт алу мөмкинлеге турында белделәр. Гаилә, гаилә бәхете нәрсә ул һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә гармониягә ничек ирешергә дигән темага фикер алыштылар.