2019 елның 17 маенда шәһәрнең үзәк мәйданында Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә, Ватан кебек, бары булырга тиеш» бәйрәме узды.
Нурлатта әлеге чара беренче тапкыр «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында ГХАТ, мәдәният һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылды.
Гаилә бәйрәме кысаларында тантаналы рәвештә никахлары теркәлеп Аркадия һәм Нина Смирновларның, Ришат һәм Гөлнара Хәлиуллиннарның яңа гаиләләре барлыкка килде. Яшьләрне тормышларындагы иң мөһим һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева котлады һәм аларга ныклы мәхәббәт, тугрылык һәм чиксез бәхет теләде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова яшь парларга никах турында таныклык тапшырды, ә иганәчеләр аларны шәһәрнең бер ресторанында романтик кичке ашка сертификат белән сөендерде.
Бәйрәм викторина белән дәвам итте, анда дүрт тату гаилә катнашты. Валеевлар, Мурзиннар, Аюповлар һәм Романовларның гаилә командалары төрле иҗади биремнәр башкардылар, нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм барлык катнашучыларга да «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат бүлегеннән бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.