Әтнә районында 21 май көнне “Татарстан-нык гаиләләр территориясе тантанасы булып узды. "Татарстан-нык гаиләләр территориясе" тантанасында катнашучыларны районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов сәламләде.
Шулай ук "Нечкәбил - 2019" республика бәйгесендә катнашучыларны әлеге конкурсны оештыручы - «Гаилә канаты астында» ТР РОО рәисе, идея авторы һәм «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, "Ныклы гаилә" федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Павловна Жуйкова котлап, бәйгенең максаты, сайлап сайлап алу турының программасы белән таныштырды.
Беррәттән районыбызның үрнәк гаиләләрен дә сәхнәгә чакырып, зурлап котлап үттеләр. Гаиләләргә “Ныклы гаилә” Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.