Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең “Гаилә остазлары мәктәбе” проекты кысаларында чираттагы очрашуы узды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең “Гаилә остазлары мәктәбе” проекты кысаларында чираттагы очрашуы узды. Гаилә темасына багышланган очрашу Кызыл Тау авыл җирлегенең мәдәният йортында узды. Килгән гаиләләрнең куп кенә сорауларына Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирде. Ул шулай ук гаиләдә ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, аларның хаклары турында да тәфсилләп сөйләде.

Залның тулы һәм яшь гаиләләрнең күп булуы бу очрашуларның һәм проектның бик кирәкле булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International