Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә дәресләре” проектының агымдагы елда соңгы дәресләре үтә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бу уку елында “Гаилә дәресләре” курсының соңгылары үтеп бара. 21 нче майда проект тыңлаучылары “Мамадыш шәһәре академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее” укучылары булды.

Дәресне бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина үткәрде. Ул балаларны язылышу актын тантаналы рәвештә алып бару күренеше белән таныштырды, гражданлык хәле актларын теркәү технологиясен җентекләп сойләде һәм барлык сорауларга җавап бирде. Әйтергә кирәк, укучылар барысы да бик кызыксынучан һәм күп кенә сораулар буенча хәбәрдар.

Укучыларны бүлеккә алып килгән укытучы Рәмзия Елина да мондый проекталарның бик кирәкле булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International