Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан өченче игезәк бала тууы теркәлде. Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, Аллаһы Тагалә бүләге дип санала. Мондый бәхетле вакыйга, Степановлар гаиләсендә булды. Бәхетле ата-аналар яңа туган сабыйларын Виктория һәм Ксения матур исемнәре белән атыйлар. ГХАТ бүлеге белгече Сухих П. К. бәхетле ата – ананы котлады, Викториягә һәм Ксениягә беренче рәсми документы-туу турында таныклык тапшырды.