Түбән Кама районында "Авыл хуҗабикәсе - 2018"

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Түбән Кама районында Түбән Кама Хатын-кызлар советы ярдәмендә төзелгән һәм ел саен уздырыла торган “Авыл Хуҗабикәсе" бәйгесе үтте.

Иң яхшы хуҗабикәләр үзләренең уникальлеген дәлилләделәр. Гади укытучылар, китапханәчеләр узләренең авыл утарының мини-күчермәсен ясадылар,  мәйданда концерт номерлары күрсәттеләр, мунча өчен себеркеләр бәйләделәр, кыр чәчәкләреннән карачкы ясадылар.

Ярышлар артыннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, "Түбән Кама Хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Эльвира Долотказина һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина күзәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, ике җиңүче билгеләнде – Шингальчи авылыннан  Гөлсинә Шәйхетдинова һәм Трудовой бистәсеннән Татьяна Кузнецова. 

Шунысын искәртү кирәк,  "Авыл хуҗабикәсе" – гади бәйге. Бу акция авыл проблемаларына, бүгенге заман хатын-агросәнәгать комплексы үсешенә игътибар бирү өчен үткәрелә. Түбән Кама районында ул инде алтынчы ел рәттән уздырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International