2018 елның 1 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә инде гадәткә кергән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланып китте.
Акциянең төп максаты нидән гыйбәрәт? Беренче чиратта хәйрия аша җәмгыятьтә имин булмаган гаиләләр санын киметү, мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.
ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре, балалар өчен уку әсбаплары алып килеп, беренчеләрдән булып әлеге акциягә өлеш керттеләр.
Август аеның ахырына кадәр һәр теләк белдергән кеше мохтаҗ укучы баларга яңа уку елына кирәк-яракларны җыюда ярдәм итә ала. Моның өчен дәфтәр, китап, каләм, букча кебек әйберләрне түбәндәге адрес буенча тапшырып була: Түбән Кама шәһәре, Яшлек урамы, 6Б йорты.