Төп, дөресрәге басынкылык – бу гаилэнең аерым билгесе булып тора. Галина мәктәптән соң 18 яшендә фермага эшкэ килэ, ә Николай механизатор булып эшли. Шулай хезмәт пропискасын үзгәртмиләр, тик менә Галина Сергеевна гына 25 ел бозау караучы һәм сыер савучыдан ферма мөдире вазифасына кадәр үсә, һәм бу вазифада 2015 елдан бирле хезмәт куя.
Галина Сергеевна берничә тапкыр озак еллар намуслы хезмәте өчен агрофирма җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнде, узган ел аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының мактау грамотасы, быел район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Авылның эшлекле хатын-кызлар портреты аның гаиләсен искә алмасан тулы булмас иде. Үзенең яратканының йөрәген яулар өчен Николайга ике ел вакыт кирәк булды. Ә Галинаның мәхәббәтен ул чәчәк бәйләмнәре, бүләк итеп бирелгән духи, конфет, шарфлар белән яулады. Яшьлек еллар узгач, көмеш туйлар узгач та онытылмый, киресенчә вакыт узу белән күбрәк үзара аңлашу һәм ярдәм итү, хормәт кебек хисләр арта гына. Әлеге чиста, матур мәхәббәттән Семагиннар гаиләсендә, нәкъ әти-әниләре кебек бер ул һәм ике кыәлары дөнҗяга килә. Балалар игелекле, сабыр әниләре, тырыш, алдынгы, хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары булган әтиләре белән чын күңелдән горурланалар.
Әлбәттә гаиләнең алма һәм яшелчә бакчалары бик зур һәм ул аз вакытны алмый, аның каравы, нәүрәбләре тулы кайнатмалар һәм тозламалар, бөтен авылны сыйларга җитәрлек. Йорт тирәсендә күз явын алырлык чәчәкләргә дә урын җитәрлек, чөнки хуҗабикә аларны бик ярата.
Авылларыбызда шундый нык һәм эш сөючән гаиләләр күбрәк булсын иде.