2 июльдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Бүлегендә Егорихинннар гаиләсе Алексей улы Николай һәм Григорий кызы Людмиланың 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
60 ел бергə гомер иткəн Егорихинннар ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә туганнары,якыннары җылы сүзләрен әйттелəр.