Түбән Кама муниципаль районында 2018 елның 6 ае эчендә 672 никах теркәлгән. Шунысы кызык, 42 пар кабат үзләрен Гименей җепләре белән бәйләгән.
Иң яшь кияүгә – 17 яшь, иң яшь кәләшкә – 15 яшь булган. Иң олы кияү белән кәләшкә 78 - 76 яшь.
Аерылышу статистикасы сөендерә. 2018 елның беренче алты аенда аерылушычылар саны 11% ка кимегән. 537 гаилә аерылышкан, 488 бала әтисез яки әнисез калган.
«Өйләнергә җиңел – ә син аерылышмый кара», - диләр халыкта. Түбән Камада 187 аерылышкан пар бер елдан алып биш елга кадәр бергә гомер иткән. 156 гаилә– биш елдан ун елга кадәр. 119 гаилә 15 ел һәм аннан да күбрәк ел уртак тормыш иткән