Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 24 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 13- малайлар, 11- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 7- өченче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, июнь аенда Әмир, Артём, Рамазан, Даниэль, Әлим, Рәхим, Мирослав, Святослав, Родислав, Михаил, Ильяс, Айнур, Матвей, Әмина, Аделина, Ангелина, Амелия, София, Ева, Жасмина, Евангелина, Александра, Алсу, Анастасия дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 55 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 18 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 21, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә – 4760, кәләшкә – 44 яшь.