Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 4 июль көнне 2018 елда Түбән Камада туган 1500-нче бала теркәлде.
«1500» нче номер астындагы акт язуы Максимовлар гаиләсендә туган кызга карата төзелде. Яшь ата-ана Дмитрий һәм Валентина- кызларына матур исем «Анна» дип кушканнар. Борынгы телдән тәрҗемә иткәндә әлеге исем «Рәхимле» дигәнне аңлата.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-анага ныклы сәламәтлек, иминлек теләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улының котлау адресын һәм кызларының туу турында таныклыгын тапшырдылар.