Ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы

2018 елның 22 июне, җомга

2018 нче елның 22 июнендә Әгерҗе муниципаль районының ЗАГС бүлегендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды.

ЗАГС бүлегенә күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче урынбасары Җиһангәрәев Айрат Рафаэль улы яшь әти-әниләргә 2018 елдан башлап, сертификат акчаларын сабыйга 3  яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина, үз чиратында әти-әниләрне сабыйлары туу шатлыгы белән котлады, аларга бәхет, сәламәтлек, ана капиталын уңышлы файдалануларын теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International