Бу бәйрәм көнне14 яшьлек укучылар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар
12 декабрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Конституциясе Көне билгеләп үтелде. 14 яшьлек егетләр һәм кызлар иң беренче паспортларын алу өчен алтын залга җыелдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роза Җәббарова катнашты. Ул яшьләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук тормышларындагы мөһим вакыйга белән укучыларны Казан шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе, "Яшь Гвардия" Казан бүлеге оешмасы рәисе урынбасары Эльмир Инсапов котлады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.