Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 29 ноябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Сергей һәм Раушания да кызларына матур “Аверина” исеме сайлаганнар.
“Аверина” исеме – матур исем, ул “алдынгы булуга ихтыяҗ» дип тәрҗемә ителә.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
Киләчәктә дә “Аверина” әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итәр дип ышанасы килә.