Түбән Кама шәһәрнең 60 еллыгы елында Түбән Кама ЗАГС идарәсендә 2026 ел башыннан 60 нчы яңа туган сабыйны теркәгәннәр. Актның тәртип номеры символикага әйләнде: нәкъ менә быел шәһәр үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. «Юбилей» кешесе статусын Николай һәм Виорика Крапоткиннарның беренче улы — Вячеслав алды. Тантаналы шартларда ата — аналарга сабыйның беренче документын туу турында таныклык, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, шулай ук Түбән Кама мэры Радмир Беляев исеменнән котлау тапшырылды. Балага нык сәламәтлек, ә әти-әниләргә иминлек һәм бәхет телибез.