2017 елның 2 сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен Миңнеханов Раил һәм Чираева Гөлия законлы рәвештә теркәделәр. Бу айда гашыйкларның икеләтә бәйрәм. 10 һәм 9 сентябрь көннәрендә Раил һәм Гөлия үзләренең туган көннәрен дә билгеләп үтәләр икән. Хәзер алар туган көннәрен билгеләп үткәндә, бер-берсен туй көннәре белән дә котлаячаклар. Миңнехановлар гаиләсе өчен сентябрь ае бик истәлекле ай булып торачак.