Юбилярның алтын көзе

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Тыл хезмәтчәне  Фәйзехак Сафин 2 нче сентябрь көнне туганнары һәм якыннары белән үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Истәлекле дата белән  аны Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Роберт Искәндәров белән  Л. Я. Карпов исемендәге химия заводының ветераннар советы рәисе Татьяна Метшина котладылар һәм Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк тапшырдылар.  Фәйзехак Сафин озак еллар химия заводында эшләгән.

Без 1952 нче елда  кичәдә таныштык,- дип сөйли хатыны Розалия Шәймөхәммәт кызы.- Ярты елдан соң, 1953 нче елның маенда, туй ясадык. Фәйзелхак биш ел армиядә хезмәт итте, Бөек Ватан сугышы узган җирләрне миналардан чистату  операцияләрендә катнашты.  Тормышта , балалар тәрбияләүдә, әһәмиятле карар кабул иткәндә булсын,  җитдилек, пөхтәлек, төптән уйлау, бар нәрсә өчен җаваплылык хисе , болар - минем иремнең иң төп сыйфаты булды.Ул миңа беркайчан да җил-яңгыр тигермәде.

Сафиннар инсафлы ике кыз-Әлфия белән Әнисәне тәрбияләп үстергәннәр, Хәзер оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

Юбилярны котларга шәһәрнең хөрмәтле абыстайлары Ракия Каримова белән Тәскирә Нурмөхәммәтова да килделәр.

Без гаиләләр белән йөрештек, сугыштан соңгы авыр елларда бер-беребезгә терәк булдык, ирләребез путевка белән Комсомольск –на –Амуре шәһәренә киткәч тә бер-беребезне ташламадык, - диделәр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International