Гаилә тормышы юбилярлары

2017 елның 1 сентябре, җомга

2017 елның  1 сентябрендә Әгерҗе шәһәренең  “Яшьлек” паркында Республика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Чарага  40 һәм аннан да күбрәк  еллар  бергә  бәхетле  гомер  кичергән  гаилә  тормышы  юбилярлары  чакырылган  иде.  7  прага  ТРсы   Әгерҗе муниципаль  районы  башлыгының  рәхмәт  хаты  һәм  истәлекле  бүләкләр  тапшырылды. Иң  лаеклы  гаиләләр арасында  атказанган  мәгариф  һәм  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләре,  хезмәт  ветераннары  бар иде.  Алар  хөрмәтенә  бик  күп  җылы  сүзләр,  изге  теләкләр  әйтелде, мәдәният  хезмәткәрләре  юбилярларга  үзләренең  моңлы  җырларын  бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International