2017 елның 1 сентябреннән Түбән Камада "Мендельсон маршы!" бәйгесе башланып китте. Ул Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган.
Проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм мәдәният Идарәсе белән берлектә эшләнде.
Бәйгедә музыка мәктәпләре укучылары катнашырга мөмкин. Алар ике номинация буенча катнаша ала: "Шәхси" һәм "Ансамбль белән". Программа үзенә бер көй ала, ул - Феликс Мендельсонның "Туй маршы".
Бәйгенең азагы никахлашу Сараенда узачак. Жюри әгъзалары проектта катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяли алачаклар: тавыш мәдәнияты, стильны аңлау, бай эчтәлекле чыгыш. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.