Аны бу истәлекле гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе ихлас тәбрикләделәр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Бибисара әбигә саулык, имин картлык, йөз яшькәчә яшәвен телибез.
Кечкенә буйлы, Бибисара әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. “Бүгенге тормыш бик рәхәт, шулай да үткәннәр сагындыра. Рәхәтләнеп эшләр идем әле, эшсез торуны сөймим”,- ди Бибисара әби. Бу бәйрәмен ул балалары, якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тойган хәлдә каршы алган. Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән бу әби ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.