Узып баручы ямьле җәйнең соңгы көнендә Алексеевский районының ЗАГС бүлегендә йөзенче язылышу турындагы акт теркәлде

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Эдгард һәм КристинаКрюковларга ЗАГС органнары төзелүнең йөзеллыгында аларның гаиләсе йөзенче булып теркәлү вакыйгасы көтелмәгән шатлык булды.

Август аенда барлыгы 21 парның гаиләсе  тантаналы рәвештә теркәлсә,19 сабыйның бәхетле әти-әниләренарасые тууы турында таныклык  алдылар (2016 нчы елның августында 20 сабый туган). Аларның 8 се малай, 11е кыз бала. Бу гаиләләрнең бишесендә  беренче, унысында икенче, өчесендә өченче яки аннан да күбрәк балалар дөньяга аваз салдылар.

Кызганычка каршы ЗАГС бүлегенә 6 кеше, гамәлгә кергән суд карары нигезендә, аерылышу турында таныклык алу өчен мөрәҗәгать иттеләр (2016 нчы елның августында 4 кеше).

23 данә үлү турындагы акт теркәлде, аларның 13е ир-ат, 10сы – хатын-кыз. (2016 елның августында 29 үлем очрагы теркәлгән булган).Үлүчеләрнең уртача яше: хатын-кызлар - 76, ир-атлар – 69 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International