Нурлатта яшь үсмерләргә паспортлар тапшырылды

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Республика һәм Нурлат шәһәре көне уңаеннан тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны  Нурлат муниципаль  районы башлыгы Равиль Кузюров тапшырды. Ул  Нурлатның  яшь гражданнарын иң мөһим документ алулары белән котлады һәм Россия Федерациясе гражданины дигән исемне һәркайда һәм һәркайчан намус һәм горурлык белән йөртүләрен теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International