Үрнәк гаиләләрне кабул итү

2017 елның 25 августы, җомга

24 август көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасында яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итте, анда Кама Тамагы районы Келәнче авылыннан Хасановлар  гаиләсе катнашты.

Хасановлар  гаиләсе Кама Тамагы районы Келәнче авылында 31 ел бергә гомер итәләр. Гаилә авылдашлары, хезмәттәшләре арасында хөрмәт белән кулланалар. 

 Гаиләдә өч бала тәрбияләп устерәләр. Уллары Газинур , кызлары Зөбәрҗәт, Сөмбел.

“Рөстәм Миңнехановтан уз адресыбызга матур сүзләр ишеттек. Шушы онытылмас чара өчен Президентка, барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Казанга без МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова җитәкчелегендә бардык”-дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Раисә Хаертдин кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International