Республика Көне алдыннан иң мөһим адым

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 13 пар никахы законлы рәвештә теркәлде.  Бу иң мөһим адымны - матур гаилә кору теләген яшь парлар Татарстан Республикасы Көненә багышладылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары, Екатерина Романова, яшьләрне никахлашу көне белән җылы котлады, парларга беренче гаилә документын – язылышу турында таныклык һәм республиканың төп законы Татарстан Республикасы Конституциясен тапшырды. Бу көннән алып яңа гаилә бергә кулга-кул тотынып, киләчәктә үзләренең гаилә Конституөиясен корачак, һәм аның төп статьялары - мәхәббәт, аңлау һәм ярдәм итү булырга тиеш. Шул ук вакытта махсус статья  балаларга багышланган булырга тиеш! Ничек күбрәк мөһим статьялар бу гаилә Коституөиясенә кертеләчәк, ул шул ук дәрәҗәдә аларның гаиләләре өчен, Яшел Үзән районы, безнең республика һәм тулаем ил өчен яхшырак һәм мөһим булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International