Бәхетле гаиләләрне котлау

2017 елның 25 августы, җомга

           2017 елның 25 августында Актубә бистәсенең Паркында тантаналы һәм бәйрәм чара белән Татарстан Республика көне, нефтьчеләр көне һәм бистә көне билгәленеп үтте. Актүбәлеләргә һәм килгән барлык кунакларга үз куллары белән эшләнгән күргәзмәләр, чәчәкләрдән, яшелчә- җимешләрдән эшләнгән композициялар игътибарга куелды. «Җиңү Аллеяда» һәм «Сугыш гамәлләр Аллеясында» сугыш ветераннары, район һәм бистә җитәкчеләре белән бергә чәчәкләр куйдылар.  Бәйрәмдә алдынгы һәм хезмәт кешеләрне  хөрмәтләделәр. Алар арасында иң яшь баланың, күп балалы гаиләне, игезәкләрнең ата-анасын район һәм поселок башлыклары котлап киттелләр. Шайдуллин Марсель әфәнде, Галеева Роза ханым яңа өйләнгән гаиләне дә ихтибарсыз калдырмадылар. Бәйрәм бик матур, ямьле үтте. Үзешчән һәм алуга ирешеккән артистлар үзләренең сәнгатъләре белән тантананы бизәп тордылар. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International